Хәзерге заман язучыларын укыйбыз (12+) 

7 октябрьдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «12 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр…» циклыннан яшүсмерләр өчен хәзерге заман Россия һәм чит ил язучылары әсәрләре буенча әдәби сәгать уздырды. 

литературный час
3. От 12 и старше
2. От 12 и старше
1. От 12 и старше
4. От 12 и старше
5. От 12 и старше

Бу көнне балаларга үз әсәрләрендә беренче мәхәббәт, ятимлек, ялгызлык, явызлык кебек темаларны күтәрүче язучыларның китаплары тәкъдим ителде. Яшүсмерләр үзләре өчен «Собака пёс», «Глаз волка», «Как роман» дигән гаҗәеп китапларны язган яңа француз язучысы һәм педагог Д.Пеннакны ачты. Д. Пеннак иҗаты балалар һәм аларның әти-әниләре тормышына үзенчәлекле карашы белән аерылып тора. Язучы бөтен дөньяны үз китапларын яратырга һәм укырга мәҗбүр иткән. Шулай ук Д.Сабитованың «Где нет зимы» китабы – ятимлек һәм уллыкка алу темасын яктыртучы нечкә хисле һәм чынбарлыкка якын әкияте балаларның игътибарын җәлеп итте. Ә А. Лихановның «Мальчик, которому не больно» китабы яшүсмерләрне кеше борчу-кайгыларын аңларга һәм тоярга өйрәтә. Тагын бер китап аларны үзенең үзенчәлекле сюжеты белән кызыксындыра алды, бу – М. Финкельның «Я ем тишину ложками» китабы. Анда үзенең гаҗәеп бер дөньясын булдырган һәм шунда бәхетле булган чып-чын сукбайның чынбарлык тарихы сурәтләнә. 

Китаплар уку – бу чыннан да бик кызыклы, шатлык һәм канәгатьлек тудыручы шөгыль. Без әлеге китапларның яшүсмерләрне уйларга һәм геройлар өчен борчылырга өйрәтер дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: